«Сөйкемле Шүрәле» иҗат эшләре конкурсына быел нәтиҗә ясалмаячак

Бәйгенең максаты – Габдулла Тукайның иҗади мирасын популярлаштыру, заманча декоратив-гамәли сәнгатьтә халык традицияләрен саклау.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Сөйкемле Шүрәле» иҗат эшләре конкурсы нәтиҗәләре 2021 елда гына билгеле булачак. Илдәге санитар-эпидемиологик вазгыятьне күздә тотып шундый карарга киленде, дип хәбәр итә ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге.

«Сөйкемле Шүрәле» конкурсының шартлары буенча, 2020 елның 1 апреленнән 31 июленә кадәр читтән торып сайлап алу турлары узган. Әлеге вакыт эчендә 387 гариза килгән.

Конкурска чигелгән, тукылган, челтәрләп үрелгән, киез һәм күннән ясалган эшләнмәләр; кулдан ясалган балчык, талчыбык, текстиль, агач уенчыклар, витраж һәм агач юну техникасы белән эшләнгән әйберләр кабул ителгән.

Жюри Татарстанның 29 районыннан һәм чит өлкәләрдән 152 эшне сайлап алган.

  • Бәйгенең төп максаты — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын популярлаштыру, заманча декоратив-гамәли сәнгатьтә халык традицияләрен саклау.
  • Оештыручылар — Татарстан Республикасы мәдәнияте тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый үзәге.