news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Үзгәреш жиле» фестивалендә «Алтын Казан» мюзиклы премьерасы тәкъдим ителәчәк

Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы – татар телендәге беренче мюзикл.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елның 5 һәм 6 декабрендә «Үзгәреш җиле» V фестивале кысаларында М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында сәхнәсендә Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы премьерасы була. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эльмир Низамовның «Алтын Казан»ы – татар телендәге һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган беренче мюзикл. Башта мюзикл консерваториядә композиторның диплом эше буларак язылган иде. «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында спектакльнең яңа редакциясе тәкъдим ителәчәк. 

Спектакльгә либреттоны Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис язды. Спектакльдә төп партияләрне танылган опера һәм эстрада артистлары Эльмира Кәлимуллина (Аксылу), Филүс Каһиров (Битимер), Алинә Шәрипҗанова (Сихатбану), Артур Исламов (Ханзадә), Айдар Сөләйманов (Нукер), Ирек Фәттахов, Айдар Нургаянов (әкиятчеләр) башкарачак. Мюзикл татар телендә башкарыла, спектакль субтитрлар белән бирелә.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов инициативасы белән 2016 елда оештырылды. Проект ел саен М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100