Финляндия һәм Россия музейлары хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итә

Финляндия Музейлар ассоциациясе белән Россия Музейлар берлеге хезмәттәшлек турында килешү имзаларга ниятли.

(Рига, 2 декабрь, «Татар-информ», Дмитрий Родионов). Финляндия һәм Россия музейлары партнерлык мөнәсәбәтләрен дәвам итә. Финляндия Музейлар ассоциациясе белән Россия Музейлар берлеге хезмәттәшлек турында килешү имзаларга ниятли, дип хәбәр итә goodnewsfinland.ru.

Музей хезмәткәрләре 1-3 декабрь көннәрендә уза торган Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумда очраша. Фин һәм рус музейларының уртак традицияләре бар инде: әйтик, һәр илда чиратлап Музейлар көне үткәрү һәм күргәзмәләр белән алмашу.

Россиялеләрне финнарның яшьләр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе кызыксындырган.