“Татарстан студентлары гүзәле” конкурсы финалына 20 кыз сайлап алынган

Аларны ир-егетләрдән торган жюри бәяли

 (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан каласында “Татарстан студентлары гүзәле”/”Краса студенчества Татарстана” I Республика конкурсы финалы була. Әлеге турга Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт энергетика университетыннан һәм Казандагы башка университетлардан, Әлмәт, Яр Чаллы югары уку йортларыннан - республика буенча 20 кыз сайлап алынган.

Финалда үзләрен иң яхшы яктан күрсәтү өчен конкурста катнашучылар җитди әзерлек узды, мисалга, шау-шулы шәһәрдән  чыгып үк китеп, “Байтик” лагере базасында 5 көн буе тренингларда, мастер-классларда катнашты, репетицияләр үткәрде. Әзерлек программасыннан кала, кызлар социаль акцияләрдә, фотосессияләрдә катнаша, конкурс химаячыларыннан алынган бәйрәм киемнәрен яраклаштырып сайлый һ.б.

Аерым алганда, бүген кызлар “визитка” конкурсында үзләренең сүз остасы буларак сәләтен, кичәләргә, туйга кия торган затлы киемнәрне күрсәтә, жюри хөкеменә иҗади номерын тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, 20 кыздан суперфиналга 10сы гына үтә ала. Чөнки “Татарстан студентлары гүзәле”/”Краса студенчества Татарстана” конкурсында катнашучылар матур тышкы кыяфәт, мөлаемлык белән генә түгел, һәрьяктан үсештә булган шәхес буларак күрсәтергә, скептикларның, чибәрлек белән акыл бергә була алмый, дигән фикерен инкарь итеп, кирәк чакта белем тирәнлеген дә күрсәтә белергә тиеш.Төп титул яулар өчен конкурсантларга нинди сораулар әзерләнгәне исә әлегә сер булып кала, дип белдерә конкурсны оештыручылар. Аларны исә гүзәллек, нәзакәтлелек, тапкырлык ягыннан республика хакимияте структуралары, иҗтимагый эшчәнлектә танылган затлардан, медиаөлкәнең гомумроссия вәкилләреннән торган фәкать ир-егет жюри бәяли.

“Татарстан студентлары гүзәле”/”Краса студенчества Татарстана” титулына лаек дип табылган кыз исә Татарстан исеменнән Бөтенроссия конкурсында катнашу хокукы ала.

Бу хакта тулырак конкурсның http://studkrasa.ru сайтында белешмә бирелгән. Анда исә интернет-тавыш бирү дә оештырылган, җиңүче чибәргә “Оnline гүзәле” титулы бирелә.