Галим һәм язучы М.Мәһдиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була

Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештыра

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Бүген  сәгать 18.00дә “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин урамы, 86) галим һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең (1930-1995) тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырыла.

Бу хакта БТК матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәне Дәүләт премиясе лауреаты, галим Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый һәм 1960 елларда республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган мәкаләләрен бастыра.

Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак, 1960 елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны “Казан утлары” журналының бишенче санында “Этюдлар” дигән гомуми баш астында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә “Без – кырык беренче ел балалары” исемле беренче повесте дөнья күрә. Әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре – авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күптөрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы “Фронтовиклар” (1972) ел романы, “Каз канатлары” (1975 ел) романы, “Кеше китә – җыры кала” (1978 ел), “Торналар төшкән җирдә” (1978 ел), “Ут чәчәге” (1980 ел), “Исәнме, Кәшфи абый!” (1982 ел) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса.

М.Мәһдиев – драматургия жанрында иҗат итеп караган караган язучы. 1983 елда аның хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан “Борчулы өч көн” исемле комедиясе сәхнәләштерелә.