Ульяновск өлкәсендә «Авыл театры» бәйгесе башланды

Профессиональ булмаган коллективларга өстәмә ярдәм итү өчен оештырылган конкурста биш татар халык театры катнашыр дип көтелә.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә кечкенә шәһәрләрдәге һәм авыллардагы профессиональ булмаган актер труппаларына өстәмә ярдәм итү өчен «Авыл театры» бәйгесе башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Бу конкурс Губернатор Сергей Морозов инициативасы белән Театр елында оештырылган. Бәйге регионда икенче тапкыр үткәрелә. Анда катнашыр өчен «Актерлык сәнгате», «Халык сәнгать иҗаты», «Халык сәнгать мәдәнияте» юнәлешләре буенча утра профессиональ яисә югары белемле булу кирәк.

«Бу чара катнашучыларга иҗади идеяләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм Президент Владимир Путин инициативасы буенча булдырылган „Мәдәният“ илкүләм проекты бурычларын үтәүнең аерылгысыз өлеше булып тора», — диде Ульяновск өлкәсе сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова.

Материалларны караганда, жюри проектның актуальлеген, кирәклеген һәм әһәмиятен, аны гамәлгә ашыруның нәтиҗәле планын, мультипликативлыгын, медиа-эффектын исәпкә алачак. Гаризалар кәгазь һәм электрон форматта 27 ноябрьгә кадәр Ульяновск өлкәсенең Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгында (Спас урамы, 10 йорт, 210 кабинет) кабул ителә.

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сүзләренчә, конкурста биш татар халык театры катнашыр дип көтелә.