Тинчурин театры көзге каникулда балалар өчен квест оештыра

Бу көннәрдә «Шүрәле-online» спектакле, «Сәхнә артында» мастер-клас һәм «Go!» квест булачак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары өчен, көзге каникул көннәренә, кызыклы программа тәкъдим итә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

3 ноябрьдә «Шүрәле-online» спектакле була. Тамаша 12.00 сәгатьтә башлана.

4 ноябрьдә, 11:00 сәгатьтә «Сәхнә артында» мастер-класс оештырыла.

5 ноябрь 11:00 сәгатьтә «Go!» квест башлана.