Татарстанда концертлар фан-зоналар ябык булган хәлдә узачак

Зур чара 23 сәгатькә кадәр төгәлләнергә тиеш.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда концертлар утыру урыннары булмаган бию заллары һәм фан-зоналар ябык хәлдә узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Фан-зоналар һәм бию заллырын ачу өлешендә оештыручыларга тыю бар. Оештыручылар һәм Оператив штаб белән килешенде, фан-зонага чыгуны тыйган хәлдә утыру урыннары гына булырга тиеш. Чарада оештыручылар төгәл күзәтәчәк», — диде спикер.

Любовь Авдонина яңа кагыйдәләр буенча концертлар 23 сәгатькә кадәр төгәлләнергә тиешлеген искә төшерде. Шулай ук концерт дәвамында битлек кию дә мәҗбүри, ә мәйданчыкта антисептиклар булырга тиеш.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда оештыручылар эре чараларда тамашачыларның битлек режимын үтәвен контрольдә тотарга тиеш булачак, дип хәбәр иткән иде.