Камал театры билетны ярты бәясенә алу шартын игълан итте

Театр промокодын социаль челтәрләрдә язылган өчен бирәләр.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Камал театрына билетларны ярты бәясенә алып була. Моның өчен социаль челтәрдә театрның сәхифәсенә язылырга кирәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Үзеңә уңайлы мессенджерга языл, промокодка ия бул һәм спектакльләргә билетларны 50 процент ташлама белән ал. Театр яңалыклары һәм акцияләре хакында беренчеләрдән булып бел», диелә бу хәбәрдә.