Казанда фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне искә алу кичәсе була

Тукай клубында узачак әдәби-музыкаль кичә "Яшәү көче" дип атала.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). 11 ноябрьдә Казанда фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне искә алу кичәсе була. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә "Яшәү көче" дип атала. 

Тукай клубында узачак чара 17.00 сәгатьтә башлана.