Татарстан халкын библиомобиль (күчмә китапханә) мөмкинлекләре белән таныштыралар

Бу мобиль комплекс халыкка мәгълүмати һәм китапханә хезмәте күрсәтүгә йөз тота

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “Автор-узыш : Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе Россия төбәкләрендә кунакта” дип аталган мәгълүмати акция башланды. Әлеге акция РФ Мәдәният министрлыгы эгидасы белән “Пушкин китапханәсе” коммерцияле фонды тарафыннан оештырылды.

Акциянең максаты – күчмә китапханәне тәкъдим итү. Бу мобиль комплекс халыкка мәгълүмати һәм китапханә хезмәте күрсәтүгә йөз тота. Ул республика китапханәләре өчен бүләккә Санкт-Петербургтан “Пушкин китапханәсе” фонды туплаган “Халыкның китап киштәсе” дип аталган китаплар җыелмасын алып кайтты.

Бүген күчмә китапханә белән Казанда таныштырачаклар. Төштән соң ул Югары Ослан районына китәчәк. Анда авыл халкы күчмә китапханә мөмкинлекләре белән танышачак.

Иртәгә - 3 ноябрьдә библиомобиль ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясендә республика китапханәчеләренә тәкъдим ителәчәк.

Күчмә китапханә өр-яңа техник чаралар һәм ресурслар белән җиһазланган. Китапханә фондында меңләгән темага караган китап һәм 200 мультимедияле басмалар бар. Укучылар шулай ук үзәк китапханәләрдән китапларны соратып ала алачак. Китапханәдән Интернетка да чыгып булачак. Физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен китапханәгә махсус корылма аша керә алачак.

Күчмә китапханәдә лекцияләр, видеоконференцияләр уздырырга мөмкинлек бирә. Аны күчмә конференц-үзәк буларак та файдаланып була.