“Татар җыры-2010” фестиваленең номинацияләр исемлеге игълан ителде

Бу елда аларның күләме – 30га, ә җиңүгә дәгъва кылучыларның саны 90 башкаручыга кадәр җитте

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”). “Татар җыры-2010”XI Халыкара музыкаль фестивальнең номинацияләр исемлеге игълан ителде. Бу елда аларның күләме – 30га, ә җиңүгә дәгъва кылучыларның саны 90 башкаручыга кадәр җитте.
“Барс-медиа” үзәгеннән “Татар-информ”га хәбәр ителгәнчә, быелгы фестивальнең узган еллардагы тантаналардан аермасы – оештыру комитеты тарафыннан өстәмә номинацияләр кертелү, “Татар җыры” алтын сынының тышкы кыяфәтен бераз үзгәртү. Ювелир җитештерү осталарына эшне катлауландырып, фестивальне оештыручылар сын нигезенең яңа эскизларын раслады. Хәзер лазер гравировкасы ысулы белән аларга башкаручы җиңгән номинациянең исеме язылачак.
Гомумән алганда, “Татар җыры-2010” фестиваленең бөтен номинацияләрен шартлы рәвештә 3 төркемгә бүләргә мөмкин. Беренче төркем – классик номинацияләр. Монда яшь артистлар һәм популяр башкаручылар традицион рәвештә “2010 нчы ел җырчысы”, “Халык мәхәббәте”, “Иң яхшы видеоклип”, “Ел ачышы”, “Иң яхшы альбом”, “Иң яхшы дуэт”, “2010 нчы елның популяр җыры”, “Иң яхшы музыкаль проект” гравировкалары төшерелгән “Татар җыры” сыннары өчен көрәшә.
Икенче төркемгә фестивальдә быел беренче мәртәбә барлыкка килгән яңа номинацияләрне кертергә мөмкин. Артистларның истә калырлык репертуары җиңүгә дәгъва кылучыларны сайлауда төп критерий булды. Яңалар исемлегенә “Иң яхшы лирик җыр”, “Иң яхшы котлау җыры”, “2010 нчы елның романтик җыры”, “2010 нчы елның иң яхшы хиты”, “Иң яхшы җыр театры”, “Яшьләр проекты” һәм “Кабатланмас тавыш” номинацияләре кертелде.
“Татар җыры-2010” фестивалендә махсус кертелгән премияләргә аерым урын бирелә. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Телевизион тамашачы мәхәббәте” номинациясен булдырды. Моннан тыш, фестивальнең тагын бер катнашучысы “TATAR RADIOSi”ның махсус бүләге” сынына ия булачак.