Казанда Диас Вәлиев белән хушлаштылар

Мәрхүм белән хушлашу Горкий исемендәге Әдәбият музеенда узды

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген иртән Казан Татарстанның танылган язучысы Диас Вәлиев белән хушлашты. Ул кичә кинәт кенә 72 яшендә үлгән. Мәрхүм белән хушлашу Горкий исемендәге Әдәбият музеенда узды.
Диас Назыйх улы – Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауретаы, ТР һәм РФ Атказанган сәнгать эшлеклесе... Кайчандыр аның спекткальләре төрле шәһәрләрдә тамашачылар мәхәббәтен яулаган. Соңгы елларда танылган драматург һәм фәлсәфәче хакында оныта башладылар кебек, әмма аның үлеме турындагы хәбәр язучы иҗатын элеккечә яратуларын, хөрмәт итүләрен күрсәтте.
Язучы белән хушлашырга хезмәттәшләре белән бергә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать директоры Ким Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис килгән иде.