Мостай Кәримнең кызы шагыйрьнең шәхси әйберләрен Уфадагы Тарих музеена тапшырды

Музей ачылу уңаеннан балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы Мостай Кәрим китапларыннан күргәзмә оештырды.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең кызы Уфадагы Тарих музеенда булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мәшһүр әдипнең бер гасырлык юбилее уңаеннан Әлфия Кәримова музейга әтисенең шәхси әйберләрен тапшырды. Моннан соң өстәл лампасы, сәгать, каләм һәм дүрт шигырьнең кулъязмасы музей коллекциясенең бизәге булачак.

«Мин Уфада кайчан да булса тарих музее ачылуын күптәннән көттем. Мондый музей һәр шәһәрдә бар, ә бездә юк иде. Ниһаять, шәһәрнең үзәк урамында шундый музей барлыкка килде. Ул – шәһәребезнең йөрәге, - диде Әлфия Кәримова. - Мин музейга нәрсә бүләк итәргә соң дип уйладым. Папкада кулъязмаларның төп нөсхәләрен – әтием 1985 елның 1 гыйнварында Малеевкадагы иҗат йортында язган шигырьләр циклын таптым».

«Мостай Кәрим һәрвакыт алгы сызыкта булды, ул иҗтимагый фикер лидеры, Уфаның мактаулы гражданины иде», - дип белдерде Уфаның вице-мэры Алинә Сөләйманова.

Әлеге вакыйга уңаеннан балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы Мостай Кәрим китапларыннан күргәзмә оештырган иде. Уфа мәктәпләрендә укучы балалар әдәби композиция тәкъдим итте. Барлык кунакларга музей буйлап экскурсия үткәрделәр.