Ирада Әюпова «Валдай» клубында Тукай һәм Казан Кремле турында сөйләде

Сочида Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Ренат Еникеев һәм яшь композитор Эльмир Низамовның әсәрләре яңгырады.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм республиканың музыка коллективлары Сочидагы «Валдай» халыкара дискуссия клубы — 2019 ел премиясен тапшыру тантанасында көнчыгыш мәдәниятен тәкъдим иттеләр. Клубның XVI еллык утырышы Көнчыгыш темасына багышланган иде.

Ирада Әюпова тантана кунакларына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Татарстан территориясендә ЮНЕСКО объектлары, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм Казан Кремле турында сөйләде. 

«Россия һәрвакыт күпмилләтле дәүләт булды, һәм аның көче нәкъ менә шул — бер мәдәни кыр булып берләшкән халыкларның күптөрлелегендә. Бәхеткә, мәдәниятнең территория яки вакыт буенча чикләре юк», - диде Әюпова үз чыгышында.

Тантанада шәрык мотивларын La Primavera Казан камера оркестры, Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Гөлнара Гатина һәм Казан консерваториясендә тәрбияләнгән, хәзер Зур театр һәм Ла Скала театры солисты Рузил Гатин башкарды.

Сәхнәдән татар композиторлары — Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Ренат Еникеев һәм яшь композитор Эльмир Низамовның әсәрләре яңгырады.