“Идел-Йорт” бәйгесенең сайлап алу туры видеотрансляция форматына күчәргә мөмкин

"Идел-йорт" бәйгесе финалына чыккан халык театры коллективлары спектакльләрен 6 – 15 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда карарга мөмкин.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Киләчәктә “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесенә катнашырга теләк белдергән коллективларның эшләрен жюри видеотрансляция аша карый башларга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”да “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесенә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә бәйгенең кураторы Рифат Миндубаев әйтте.

“Киләчәктә спектакльләрне онлайн-трансляция аша карарга уйлыйбыз. Хәзер мәдәни чараларны онлайн караулар актив кулланыла. ТР Мәдәният министрлыгы да мондый новацияләргә ачык. Без дә бу яңалыкны файдаланып карамакчы булабыз”, - ди Рифат Миндубаев.

Ул мондый ысулны куллануның регионнардагы театр коллективларын сайлап алуны да җиңеләйтәчәген әйтә. “Чөнки регионнарда да кызыклы халык театрлары коллективлары бар. Ләкин аларга спектакльне Казанга алып килү финанс ягыннан кыенрак. 2нче тур өчен видеоформатка күчә алсак, эшне җиңеләйтер иде”, - ди бәйгенең кураторы.

Камал тетары директоры Илфир Якупов бәйге финалына чыгып, Казанда күрсәтеләчәк спектакльләргә дә онлайн-трансляцияләр оештырырга тәкъдим итте. “Ул спектакльләрне карарга бөтен кеше дә килеп җитә алмый. Ә үз авылдашларының уенын интернет аша карау аларга кызык булыр иде”, - диде ул.

  • “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесе 2018 елдан башлап Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемен йөртә. Финал турына 12 коллектив чыккан. Аларның спектакльләрен 6 – 15 октябрь көннәрендә Ленин исемендәге мәдәният сараенда карарга мөмкин.
  • Бәйгенең җиңүчеләре дә 9 декабрь көнне Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк. Тамашачыга җиңүче коллективның спектакле дә тәкъдим ителәчәк.