«Идел» башкорт һәм татар җыры бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Конкурста югары һәм урта уку йортларының вокал бүлекләре студентлары һәм аны тәмамлаучылар, башкорт яки татар телендә җырлаучы студентлар катнаша ала.

(Казан,2 октябрь, «Татар-информ»). «Идел» башкорт һәм татар җыры конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана. Конкурста югары һәм урта уку йортларының вокал бүлекләре студентлары һәм аны тәмамлаучылар, башкорт яки татар телендә җырлар башкаручы студентлар катнаша ала. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Идел» фестивале лауреаты исеме өчен катнашучылар «Башкорт халык җыры», «Татар халык җыры», «Автор-башкаручы», «Башкорт эстрада җыры», «Татар эстрада җыры», «Балалар номинациясе» һәм «Академик җыр» номинацияләрендә көч сынашачак.

Проектның координаторы Диана Байтурина хәбәр иткәнчә, оештыру комитеты адресына Россия төбәкләреннән, шул исәптән Кырым Республикасыннан, Азәрбайҗан, Кытайдан гаризалар кергән инде.

Конкурсның өченче туры 15 ноябрьдә «Башкортстан» концерт залында узачак. Икенче көнне шунда ук танылган артистлар һәм фестиваль җиңүчеләре катнашында гала-концерт була.

2019 елда конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү 31 октябрьдә тәмамлана.