Динә Гарипова Казан укучылары алдында яңа альбом тәкъдим итте

Җырчының татар телендәге пластинкасы «Этно» дип атала.

(Казан,2 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Голос» телешоу җиңүчесе Динә Гарипова Казанның 83нче лицеенда үзенең яңа альбомын тәкъдим итте. Анда ул «Мәдәни марафон» бөтенроссия проекты кысаларында музыка дәресен үткәрде.

«Без чараны минем татар телендәге яңа альбомның төп җыры белән ачтык. Җыр "Этно" дип атала. Альбом да шулай аталачак», - дип уртаклашты укучылар белән җырчы.

Аның сүзләренчә, яңа альбом белән ул татар музыкасын үстерүгә өлеш кертергә тели.

Пластинкада төп фикер - Кол Гали чорыннан, Болгар шәһәрен барлыкка китерүдән алып бүгенге көнгә кадәр татар милләте тарихы буенча сәяхәт. Аның бурычы - танылган татар халык җырларын яңа яңгырашта күрсәтү, диде артистка.

  • «Мәдәни марафон» бөтенроссия проекты Россиядә 2019 елның 1 октябрендә старт алды. Аны Казан Динә Гарипова дәресе белән ачты. Бөтенроссия проекты укучыларны дөнья һәм ил мәдәнияте белән таныштыра. Анда өч миллионнан артык укучы катнашыр дип көтелә. Дәресләр музыкага гына түгел, архитектурага, театрга һәм кинога да багышланган.