Танылган галим Лев Гумилевны Казанда искә алачаклар

3 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында мәшһүр тарихчы, тюрколог Лев Гумилевка багышланган “Мин - халыклар һәм гасырлар үткән

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина) 3 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында мәшһүр тарихчы, тюрколог Лев Гумилевка багышланган “Мин - халыклар һәм гасырлар үткән юлның шаһиты” исемле Хәтер кичәсе үткәреләчәк. Бүген әлеге проект белән татарстанлыларны аның авторы – Әлфия Рәхмәтулина һәм Лев Гумилевның мемориаль музей-фатиры мөдире Марина Козырева “Татар-информ” агентлыгында узган конференциядә таныштырдылар.

Лев Гумилевка багышланган “Мин - халыклар һәм гасырлар үткән юлның шаһиты” исемле искә алу кичәсе проекты “Алтын мөнбәр” V Казан мөселман киносы фестивале кысаларында уздырыла. Әлфия Рәхмәтулина сүзләренә караганда, Казанда танылган галимне нәкъ менә мөселман сәнгате фестивале кысаларында искә алу юкка түгел. Билгеле булганча, Лев Гумилев төрки халыкларның килеп чыгышын, тарихын өйрәнгәндә, фәнни хезмәтләр язганда, татарлар турында объектив караш тудыра. Аның “Сөнниләр” һәм “Борынгы төркиләр” монографияләре бүген дә тарихчыларның өстәл китаплары булып санала.

Кичә турында сөйләгәндә, проект авторы Әлфия ханым Казан халкына Лев Гумилев турында «Воскресать, умирать, жить» исемле фильм тәкъдим ителәчәге турында әйтте. Аның режиссеры – Елена Плугатырева. Чара кысаларында тарихчының әти-әнисе – танылган рус шагыйре Николай Гумилев һәм шагыйрәсе Анна Ахматова тормышы турында сөйли, Лев Гумилев хакындагы истәлекләр, фотолар тупланган күргәзмә белән дә танышып булачак.

1 октябрьдә Казанның Петербургская урамында урнашкан Лев Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Әлеге чара кунакларыбызда бары тик матур хисләр генә уятты. “Без Казанда Лев Гумилевны искә алу традициясен башлап җибәрүебезгә бик шат. Безнең хыялыбыз - күренекле галим тормышы белән бөтен республика халкын да таныштыру, искә алу чараларын бөтен республика күләмендә уздыру”, - дип ассызыклады Әлфия Рәхмәтулина.

Бүген Лев Гумилев эзләрен Санкт-Петербургтагы мемориаль-музей-фатирында табарга була. Менә инде 15 ел аның башында торган Марина Козырева галим турындагы истәлекләрен саклый. Ул - Гумилев турында өч китап авторы да. Иртәгә Казанда узачак чарада халкыбызга аның “Живя в чужих словах” исемле китабы да тәкъдир ителәчәк. Кунакларыбызның Казанга килүе тагын бер максатны күздә тота.  Ул да булса, 1962 елда Лев Гумилев белән очрашкан, аралашкан кешеләрне табу. Аларның истәлекләренә нигезләнеп “Лев Гумилев турында татарлар истәлекләре” китабын язу – киләчәк бурычы.