Уфа “Нур” татар театры иҗатчыларына бүләкләр тапшырылды

Уфадагы “Кызыл таң” татар газетасы “Нур” татар дәүләт драма театры сәнгать осталарына чираттагы бүләкләрен тапшырды
(Уфа, 2 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Кызыл таң” татар газетасы “Нур” татар дәүләт драма театры сәнгать осталарына чираттагы бүләкләрен тапшырды.
“Кызыл таң” газетасы “Нур” театры белән дуслык хезмәттәшлеген дәвам итә. Журналистлар, “Нур” театры талант ияләрен үз ягыннан дәртләндерү максатында, махсус исемнәр һәм бүләкләр булдырган иде. Мисал өчен, өч ел элек нурлыларга “Җиңү алиһәсе” сыны һәм башка бүләкләр тапшырыла башлады.
Быел да шушы матур йоланы дәвам итеп, “Кызыл таң” газетасы каләм әһелләре, “Нур” театры җитәкчелеге белән берлектә, елның иң яхшы артистларын, режиссерын һәм спектаклен билгеләргә карар итте. “Җиңү алиһәсе”нә лаеклыларны тамашачылар белән газета укучылар билгели. Бу юлы да шулай булды - йомгакларны килгән хатлардагы бәяләмәләр, тәкъдимнәр аша ясадылар.
Әлеге бәйгенең төп үзенчәлеге дә шунда - җиңүчеләрне ачыклау эшендә “Кызыл таң”ның укучылары да катнаша. “Җиңү алиһәсе” сынына лаек дип санаган артистларны, режиссерны һәм спектакльне атап, газетага хатлар җибәрә һәм телефоннан шалтырата ала алар.
Уфа “Нур” театры сәнгать осталарын билгеләү җиңелдән дә булмады, чөнки талант ияләре дә күп шул. Алай да һәр бәйгедә иң көчлеләр булган кебек, бу очракта да иң-иңнәр сайланды.
Узган 16нчы иҗат мизгеленең “Иң яхшы спектакле” номинациясендә Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” спектакле җиңүче дип билгеләнде.
“Иң яхшы хатын-кыз роле” бүлегендә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резидә Фәхруллина җиңеп чыкты.
“Ел ачышы” ярышмасындагы “Җиңү сыны” бүләге “Ак калфак” спектаклендә Бакый ролен башкарган Марат Хөсәеновка тапшырылды.
“Икенче пландагы иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” номинациясендә бүләкне артист Альберт Шәрәфетдинов яулады.
“Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” бүләге исә Башкортстанның атказанган артисткасы Рәсимә Гайфуллинага тапшырылды.
“Иҗади активлык” номинациясендәге югары бүләкне “Игезәкләр” һәм “Нурзадә белән Нурсылу” спектакльләрен куйган яшь режиссер Илдар Вәлиев алды.
“Тамашачы сөюе” бүләгенә исә Башкортстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисов лаек дип табылды.
“Нур” театры иҗат көчләренә бүләкләр тантаналы шартларда тапшырылды. Шул ук вакытта 17нче иҗат мизгелендәге “Җиңү алиһасе” бүләгенә дәгъва итүчеләрне билгеләү акциясе башлануы турында да игълан ителде.