Казанда Әмир Мәҗитов музеенда "Алтын кош" декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшли

Күргәзмә 30 августта ачылган, 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда А.Мәҗитов музеенда Татарстан осталарының  "Алтын Кош" декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган. Ул 30 августта ачылып, 26 сентябрьгә кадәр эшләячәк, дип яза kzngo.ru сайты.

                                                                 Рәссам Әмир Мәҗитов.

Әлеге күргәзмә – республика рәссамнарының декоратив-гамәли сәнгать бәйгесе нәтиҗәләре. Конкурс төрки халыкларның мәдәни үзенчәлеген сакларга ярдәм итү, берничә буын тарафыннан тупланган мирасны чагылдыру өчен үткәрелгән.

Күргәзмәдә төрки халыкларның 50дән артык батик һәм панно жанрында эшләнгән сәнгать, бизәнү әйберләре, керамик көнкүреш савыт-сабасы, фарфор курчак һәм скульптуралар тәкъдим ителә.

                                               Әмир Мәҗитов музее экспозицияләре.

Мәгълүмат өчен. XX гасырның танылган рәссамы Әмир Мәҗитов (1928 – 1992) үзеннән бай мәдәни мирас калдырды. Аның эшләре Третьяков галереясында, Ярославль-Ростов музей-тыюлыгында, Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм Лениногорск шәһәре картиналар галереясында саклана.

Ә.Мәҗитов музеенда Татарстан һәм Россиянең төрле жанрларда иҗат иткән танылган рәссамнарының күргәзмәләре бушлай оештырыла.

Музей Дзержинский урамы, 27 нче йортта урнашкан. Тел. (+7 843 264-35-22)