"Сәйдәш аланы" сәнгать бәйрәмендә республиканың танылган сәхнә осталары катнаша

Концерт программасында татар сәхнәсенең иң яхшы вокалистлары катнашында С.Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗаты тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 18 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында "Сәйдәш аланы" традицион сәнгать бәйрәме узачак. Ул татар профессиональ музыкасына нигез салучы, мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевкә багышлап ел да үткәрелеп килә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бәйрәм беренче тапкыр театрның элеккеге директоры Шамил Закиров башлангычы, шулай ук ТР Мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры булышлыгы белән 2000 елда үткәрелгән иде.

Концерт программасы берничә мәгънәви өлешкә бүленгән. Аларда татар сәхнәсенең иң яхшы вокалистлары катнашында Салих Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗаты тәкъдим ителәчәк.

Җырчылар арасында Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Биктаһиров, шулай ук Илгиз Зәкиев һәм Артур Исламов бар. Камал театрының яшь актерлары Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Гөлвердиева дә вокаль номерлар белән чыгыш ясаячак, ә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм Илнур Закиров шигырьләр укыячак.

Чараны Г.Камал театры актерлары, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова алып барачак.