Казанда танылган француз фото осталары күргәзмәсе ачыла

Казан Кремлендәге “Эрмитаж” үзәгендә 9 август көнне “Үзгәрә торган моданың үзгәрә торган образы” исемле фотокүргәзмә ачыла

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россиядә Франция елы кысаларында Казан Кремлендәге “Эрмитаж” үзәгендә 9 август көнне “Үзгәрә торган моданың үзгәрә торган образы” ("Меняющийся образ меняющейся моды") исемле фотокүргәзмә ачыла. Экспозициядә танылган француз фото осталары Жерар Юфер һәм Франсуаза Югьеның 53 эше тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәне ачу тантанасы кичке 17 сәгатьтә булачак.
Белешмә өчен: Франсуаза Югье дөньяда иң яхшы репортаж фотографы булып санала. 1993 елда ул World Press Photo премиясе лауреаты була, аның «Journe Ordinaire» вәсикави фильмы 1990 елда Канны шәһәрендә күрсәтелә. Ф.Югье - шулай ук атаклы фэшн-фотограф та. 1999 елда аның модага багышланган «Sublimes» китабы дөнья күрә. “Фотода мода һәм стиль” фестивалендә Югье Лакруа йортына багышланган фотосериясе иң күренекле проект рәтенә кертелә.
Жерар Юфера да – бүгенге заманның иң атаклы француз фотографы. 1984 елдан ул Liberation, Telerama, Fortune, Business Week, Time magazine, Beaux arts magazine, Time Independent magazine, New-York Times magazine, Jardin de mode, Das Magazin, Le Speccio della Stampa, Marie Claire (Италия), Le Monde, View Point, L’Officiel, Io Donna, Fashion һәм башка матбугат басмалары белән хезмәттәшлек итә. 1993 елдан «Rapho» агентлыгы әгъзасы булып тора. Ж.Юфера фотожурналист булу белән бергә, портретлар иҗат итә. Аның эшләре Париждагы Аурупа Фотолар йорты, Лондондагы Милли галерея, Лозанна шәһәрендәге Донна Элизе музее, Алманиядәге Хенкель тупланмасы кебек атаклы музейларда саклана. Аның эшләре халыкара премияләргә һәм бүләкләргә ия була.
Берничә ел элек Жерар Юфера иң зур опера театрлары сурәтләре сериясе өчен бөтен дөньяда танылу ала. Күптән түгел аның “Материя грез” дигән яңа китабы басылып чыга. Анда ул мода фотографы буларак ачыла.