Казан мөселман киносы фестивалендә Татарстан анимацион фильмнары күрсәтеләчәк

Быел башкалабызда узачак VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан киносын үстерүгә зур өлеш кертәчәк, дип саный фестивальнең сайлау комиссиясе рәисе, режиссер һәм продюсер Овидио Салазар

(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быел башкалабызда узачак VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан киносын үстерүгә зур өлеш кертәчәк, дип саный фестивальнең сайлау комиссиясе рәисе, режиссер һәм продюсер Овидио Салазар. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда анимацион фильмнарны төшерү зур үсеш алганга, быел фестиваль “Анимацион фильм” номинациясе кабат торгыза.
Бүген мөселман киносы фестивален үткәрү үзенчәлекләре турында “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай ук Мисырдан сценарист, профессор, сайлау комиссиясе әгъзасы Әмир Самир һәм фестиваль директоры Владимир Батраков сөйләделәр.
15-19 сентябрь көннәрендә VI Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу һәм ябу тантаналары “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында булачак. Фильмнар “Родина” күңел ачу үзәгендә күрсәтеләчәк. Овидио Салазар хәбәр иткәнчә, быел фестивальгә үз фильмнарын 60ка якын ил тәкъдим итә. Сайлау комиссиясе әгъзалары 100 фильмны карый. “Фестиваль елдан-ел үсә, үзгәрә, аның киләчәге бар. Анда тәкъдим ителгән фильмнарның сыйфаты елдан-ел яхшыра бара. Быел без барлык фильмнарны зур кызыксыну белән карадык. Шулар арасында Алжир, АКШ тәкъдим иткән фильмнар беркемне дә битараф калдырмас”, - дип белдерде ул.
Быел фестивальдә Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Бөекбритания, Канада, АКШ, Франция, Һиндстан, Нидерланды, Россия Федерациясе, БДБ илләреннән кинематографистлар катнашу белән бергә, беренче тапкыр Гонконг кино төшерүчеләре дә үз картиналарын тәкъдим итә. Татарстаннан фестиваль программасында катнашу өчен Юрий Фетингның “Бибинур”, Илдар Ягъфәровның “Брелок”, Фәрит Дәүләтшинның “Мәхәббәт тарихы” (“История любви”), берничә анимацион фильм сайлап алына.
“Фестивальнең исеме үзгәрсә дә, аның концепциясе, девизы үзгәрми. Мөселман тематикасына төшерелгән кинолар Ислам идеясенә тугрылык сакларга тиеш. Шул вакытта гына алар фестивальдә катнаша ала”, - дип белдерде Владимир Батраков.