news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Казан шедеврлары. Рерихтан Кандинскийга кадәр» дигән күргәзмә ачыла

Күргәзмә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чаралар программасына керә.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 18 августта Мәскәүдәге Третьяков галереясында «Казан шедеврлары. Рерихтан Кандинскийга кадәр» дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге күргәзмә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чаралар программасына керә.

Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее Мәскәүгә рус авангардының һәм Көмеш гасырда яшәп иҗат иткән рәссамнарның иң яхшы әсәрләрен алып барачак.

Күргәзмәдә Третьяков галереясындагы экспозиция өчен махсус сайлап алынган 48 картина тәкъдим ителәчәк.

2020 елның 1 ноябренә кадәр мәскәүлеләр Николай Рерих, Александр Головин, Константин Богаевский, Михаил Ларионов, Наталия Гончарова, Илья Машков, Петр Кончаловский, Александр Куприн, Аристарх Лентулов, Василий Кандинский кебек танылган осталарның картиналары белән таныша алачак.

Россия музей җыелмаларында сирәк очрый торган Михаил Ле-Дантю, Вениамин Гальвич, Борис Такке, Магда Нахман кебек аз билгеле авторларның әсәрләре күргәзмәнең бер үзенчәлеге булачак.

2012 елда Третьяков галереясында Казан рәссамнарының ике зур күргәзмәсе (Бакый Урманченың тууына – 115 һәм Николай Фешинның тууына 130 ел тулу уңаеннан) ачылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100