Әтнә дәүләт драма театры сезонын тәмамлады

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел” дигән өч пәрдәлек драмасы премьерасын тамашачыга тәкъдим итте

(Казан, 2 июль , “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел” дигән өч пәрдәлек драмасы премьерасын тамашачыга тәкъдим итеп, профессиональ театр булып эшләгән чорда икенче сезонын япты. Тамашаның режиссеры - Рамил Фазлыев, сәхнәгә куючы рәссам Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов, композиторы Марат Әхмәтшин, балетмейстеры Ләйсән Хәметова.

“Адашкан күңел” мелодрамасында сурәтләнгән мәхәббәт сюжеты сызыгы һәм вакыйгалар үстерелеше үзенең тормышчанлыгы белән аерылып тора. Спектакльдә шулай ук күңел дөньясында адашкан геройларның ачы, михнәтле язмышларын тасвирлап, аерым эш-гамәлләрне аек акыл белән үлчәргә, үз мәхәббәтеңне сакларга дигән фикер ассызыклана. Төп рольләрне Сиринә Абдуллина, Рәмис Галиев, Марат Хәбибуллин, Зиннур Һадиев, Рәзинә Ибраһимова, Гөлия Сибгатуллина башкарды.

Әтнә театры тарихы 1918 елның декабрендә оеша. 1925 елда коллективка яшь җитәкче, профессиональ артист Җәлил Камалов килә. 1966 елда, РСФСР Мәдәният министрлыгының боерыгы нигезендә, Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективына халык театры исеме бирелә. 1975–77 елларда хезмәт ияләренең Беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендә Әтнә халык театры Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” әсәре буенча эшләнгән спектакль белән катнашып, әлеге фестивале лауреаты һәм өченче мәртәбә Бөтенроссия смотры лауреат дипломына лаек була, “Зур алтын медаль” белән бүләкләнә.

2008 елда театрның баш режиссеры итеп Рамил Фазлыев билгеләнә. 2011 елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Әтнә халык театрына дәүләти статус бирелде. Шул ук елны, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары белән, Габдулла Тукай исеме бирелде. Бүгенге көндә театрның репертуары бик бай: Т.Миңнуллинның “Мулла”, “Җен алыштырган”, Х. Вахитның “Җырым табар сине”, “Кияүләр”, Ф. Бүләковның “Сөясеңме – сөймисеңме”, Р.Сабырның “Күбәләкләр утка оча”, И.Зәйниевның “Урман club”, А. Вампиловның “Провинция мәзәкләре”, З.Хәкимнең “Мин сине яратам”, “Язын бозлар акканда” спектакльләре. Шулар арасына М.Фәйзинең “Адашкан күңел” драмасы да кушылды.