Качалов театры Мәдәни универсиада кысаларында тамашачылар яратып өлгергән спектакльләрне тәкъдим итә

2-16 июльдә “Уважаемые граждане”, “Последний день”, “Вишневый сад”, “Дядюшкин сон” кебек спектакльләр күрсәтеләчәк

  (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 2-16 июльдә Качалов исемендәге театр Мәдәни универсиада кысаларында тамашачылар яратып өлгергән спектакльләрне тәкъдим итә.
Театр җитәкчесе, РФ халык артисты Александр Славутский беренче итеп “Уважаемые граждане” комедиясен тәкъдим итәргә карар итте. Спектакльдә Михаил Зощенконың “Корни капитализма”, “Свадьба” һәм “Преступление и наказание” кебек өч кечкенә комедиясе берләштерелгән. Анда тормыштан көлкеле һәм шул ук вакытта күңелсез хәлләр сурәтләнгән.
Иртәгә, 3 июльдә, тамашачыларга Марина Цветаева әсәрләре буенча Татарстан халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Светлана Романова башкаруында “Последний день” моноспектакле күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, “качаловлылар” Мәдәни универсиада кысаларында Чехов әсәре буенча “Вишневый сад”, шулай ук Достоевскийның “Дядюшкин сон” спектаекльләрен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма Медиа департаменты.