Уфа “Нур” театры быелгы сезонны премьера белән япты

Тамашачыларга яңарак кына сәхнәләштерелгән пьесаны - танылган драматург Туфан Миңнуллинның “Эзләдем бәгърем, сине” исемле әсәрен тәкъдим итте нурлылар
(Уфа, 2 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар театры үзенең унсигезенче сәнгать елын япты. Тамашачыларга яңарак кына сәхнәләштерелгән пьесаны - танылган драматург Туфан Миңнуллинның “Эзләдем бәгърем, сине” исемле әсәрен тәкъдим итте нурлылар. Әлеге спектакльнең премьерасын “Нур” театры артистлары июнь башында гына сәхнәгә чыгарган иде. Шуның белән быелгы иҗат мизгелен дә япты алар.
Әле татар театры иҗат коллективы җәйге ялларга китте. “Артистлар төп сәхнәгә эшкә август азагында чыгачак, ә аңа кадәр кайбер кыска гастрольләр дә була”, - диде театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин. Аның сүзләренчә, театрның премьералар папкасында берничә кызыклы пьеса ята. Җәйге яллардан соң нурлылар яңа көч белән шуларга тотыначак.