Ульяновски Татар яшьләре үзәгенең тәүге уңышлары

Ульяновски шәһәренең Татар яшьләре үзәге губерна бәйгесендә җиңү яулады
(Ульяновски, 2 июль, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов) Ульяновски шәһәрендә менә инде икенче ел уңышлы гына эшләп килүче Татар яшьләре үзәге яңадан-яңа үрләр яулый. Быел әлеге иҗтимагый оешма үзенең “Безнең күршеләр” исемле проекты белән губерна күләмендә оештырылган конкурста катнашты һәм җиңүче итеп танылды. Үткән якшәмбедә шәһәребезнең үзәк мәйданында гөрләгән Яшьләр көне кысаларында Татар яшьләре үзәге рәисе Илдар Усмановка тантаналы рәвештә диплом тапшырылды.
Татар егетләре һәм кызларын үз канаты астына җыйган оешма Яшьләр көне уңаеннан да бай эчтәлекле программа әзерләгән иде. Иң әүвәл Татар яшьләре үзәген тамашачыга тәкъдим итү чарасы зур уңыш белән үтте. Милләттәшләребез карамагына тапшырылган мәйданчык өч өлешкә бүленгән иде. Беренче секторда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узды. Биредә бик күпләр татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тарихы белән танышу мөмкинлегеннән файдаланып калырга тырышты. Икенче секторда исә Сабантуй бәйрәменең төп үзенчәлекләре чагылыш тапты.
- Халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмендә хөкем сөргән мохитне булдырырга тырыштык. Төрле милләт яшьләре чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләп табу һәм аркан тартышу ярышларында катнаштылар, татарча көрәш мәйданчыгында бил алышырга теләүчеләр дә байтак кына җыелды, - ди Яшьләр үзәге җитәкчесе Илдар Усманов.
Милли үзенчәлекләрне исәпкә алып бизәлгән сәхнә дә шәһәребез яшьләренең игътибарын җәлеп итте. Аннан иртәдән кичкә кадәр татар җыр-моңнары агылды, дәртле биюләребез дә башкарылды. Сембер татар сәхнәсенең яшь йолдызлары Адел Нәсыйбуллов, Руслан Фәткуллов, Альбина Исмаилова һәм Газинур Заитов тамашачыга яраткан җырларын бүләк иттеләр.
Ульяновски шәһәренең милли-мәдәни җәмгыятьләре тарафыннан оештырылган мәйданчыклар эшчәнлегенә абруйлы жюри бәя бирде. Сөенми мөмкин түгел: Татар яшьләре үзәге әлеге бәйгедә дә беренче урынга лаек табылды һәм кубок белән бүләкләнде.
- Тәүге уңышларыбыз белән дәртләнеп, тиздән мәркәзебез Казанда узачак Татар яшьләре көннәренә әзерләнәбез. Әлеге чарада да семберлеләргә уңышлар юлдаш булыр дип өметләнәбез, - ди Илдар Усманов.