Уфа “Нур” татар театры иҗат мизгелен яңа премьера белән яба

Нурлылар бу юлы тамашачыларга комедия тәкъдим итә
(Уфа, 2 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры сәхнәсендә бүген яңа премьераның соңгы репетиция көне.
Нурлылар бу юлы тамашачыларга комедия тәкъдим итә. Аманулланың “Бер кирпеч, ике кирпеч” исемле пьесасын сәхнәләштерде алар. Премьера сәхнәгә “Түтәйле Ибәтулла” исеме белән чыга.
Яңа тамашаны театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин җитәкчелегендә әзерләделәр. Спектакльдә төп рольләрдә Рәсимә Гайфуллина, Сәвия Сираева, Рушат Мөдәрисов, Айрат Фатыйхов һәм башкалар уйный.
Яңа премьераны нурлылар тамашачылар игътибарына ике көн рәттән – иртәгә һәм берсекөнгә тәкъдим итә. Аннан соң иҗат көчләре, быелгы 16нчы сезонны йомгаклап, күптән көтелгән җәйге ялларга китәчәк.