Татар китабы йортында Казанның беренче иммерсив экскурсиясе үткәрелде

Луиза Янсуар иммерсив экскурсиянең тест режимында тәкъдим ителүен әйтте.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда беренче иммерсив экскурсия үтте. Ул Татар китабы йорты рәсми ачылышы өчен махсус әзерләнгән иде.

Кичә Казанда Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры ачылды. Экспозицияләр музей бинасында узган тергезү һәм тернәкләндерү эшләре тәмамланганнан соң беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Татар китабы йортының көндезге рәсми ачылышында иммерсив спектакль элементлары өлешчә кулланылса, кичке иммерсив экскурсия тулысынча барды. Экскурсияне Татар китабы йорты директоры, шагыйрә Луиза Янсуар һәм музей хезмәткәрләре үткәрде.

Иммерсив экскурсия Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры кунакларын узган гасырның 30-40нчы еллары атмосферасына алып керде. Кунакларны музей бүлмәләрендә экспонатлар гына түгел, ә шушы чорны тасвирлаган күренешләрне уйнаган артистлар каршы алды. 

Иммерсив спектакль эпизодларын режиссер Резеда Гарипова әзерләгән. Тамашада Кариев, Тинчурин театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары катнашты. Алар Шәриф Камалның совет чорында гаять популяр булган «Матур туганда» әсәренең рухын бирделәр.

Луиза Янсуар иммерсив экскурсиянең тест режимында тәкъдим ителүен әйтте. Алга таба ул камилләштерелеп музей кунакларына күрсәтелер дип планлаштырыла. “Мөгаен, без аны билет сатып эшләрбез. Чөнки артистларга әҗере дә булырга тиеш. Алар эшлиләр бит”, - диде Луиза Янсуар.