Тольятти татарлары Сабантуй уздырды

Кичә Тольятти шәһәренең нәкъ уртасында, Идел буенда, милли бәйрәмебез Сабантуй 22 нче тапкыр оешкан төстә узды
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Кичә Тольятти шәһәренең нәкъ уртасында, Идел буенда, милли бәйрәмебез Сабантуй 22 нче тапкыр оешкан төстә узды
Кичә Тольятти шәһәренең нәкъ уртасында, Идел буенда, милли бәйрәмебез Сабан туе 22 тапкыр оешкан төстә узды. 60 меңгә якын халык ул көнне татарча җырлады, биеде, милли уеннарда катнашты, татарча көрәш карады. Сабан туен Тольятти милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Вәлиуллин ачып җибәрде. Мәйданга җыелган халыкка Ислам хәзрәт хәер-фатихасын бирде.
Җыелган халык Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның бәйрәм тәбрикләвен зур алкышлар белән каршылады. Тольятти шәһәре мэре Анатолий Пушков та милләттәшләребезне бәйрәм белән котлады. Бөтендөньяга сибелгән татарлар, Казан, Татарстан сәламен Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров җиткерде. Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә узган Сабан туен үткәрешергә Татарстанның Сарман районы башлыгы Нәфис Закиров җитәкчелегендә җырчылар, биючеләр, көрәш батырлары килгән иде. Алар Сабантуйның бизәге булдылар. Тольяттилыларны милли бәйрәмебез белән шулай ук шәһәр Думасы рәисе Александр Друботов, Самара, Сызраньнан килгән милли оешма җитәкчеләре дә тәбрикләде.
Аракысыз, аек үтте биредәге милли бәйрәм. Көннең кояшлы, яңгырсыз булуы һәр уенны рәхәтләнеп оештырырга мөмкин бирде. Һәр елны милли көрәш батырына Тольяттида машина бирелә. Шуны ишетеп микән, Россиянең төрле төбәгеннән, шулай ук Тольяттиның үзеннән, балаларны һәм өлкәннәрне исәпкә алганда, барлыгы 96 батыр көч сынашты. Абсолют батыр булып, Сарманнан Ильяс Галимов калды. Тәкә белән машина, шулай итеп, Сарманга китте.