Самара өлкәсенең Гали авылында Сабан туе узды

З1 май көнне Самара өлкәсенең Гали авылында Сабан туе узды
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). З1май көнне Самара өлкәсенең Гали авылында милли бәйрәмебез Сабан туе узды. 2000 кешедән артык милләттәшебез яшәгән, 3 мәчете, 300 елга якын тарихы булган бу авылда узган Сабан туе Татарстандагы бәйрәмнән бер дә аерылып тормады. Галилеләр уздырган Сабан туена Татарстан, Самара, Оренбург якларыннан да кунаклар килгән иде. Бәйрәмгә җыелган татар халкын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, Уфадан Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, шулай авыл башлыгы Идрис Муллабаев һәм башкалар котлады. Сабантуй Илгизәр хәзрәтнең хәер-фатихасы белән башланып китте. Милли бәйрәмебезнең күрке булган ат чабышы, көрәш белән бергә капчык сугыш, кул көрәше, колгага менү кебек уеннар җыр-бию белән бергә үрелеп барды. Татарстанның Әтнә районыннан килгән үзешчән сәнгать осталары Сабантуйның бизәге булды. Татарстан китап нәшрияты алып килгән татар китапларын да бәйрәмгә җыелган халык бик теләп сатып алды.
Хәләл ит ризыклары җитештерүче “Хәләл” җәмгыятенә быел 5 ел тулган. Шул уңайдан, милли көрәш батырына җәмгыятьнең генераль директоры Рәсих Латыйпов җиңел машина куйган иде. Әлеге зур бүләккә Татарстан егете Илнар Әхмәтҗанов лаек булды.