«Әкият» курчак театрында Балачак бәйрәме булды

Бүген «Әкият» татар дәүләт курчак театрында Балачак бәйрәме узды
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Бүген «Әкият» татар дәүләт курчак театрында Балачак бәйрәме узды. Бу көнне курчак тетары артистлары мәктәп укучыларын, балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләрне һәм аларның әти-әниләрен Балаларны яклау көне белән котладылар. Театр артистларына «Гаилә» үзәге хезмәткәрләре дә кушылды. Алар артистлар белән бергә төрле күңелле уеннар үткәрделәр, балаларга призлар тапшырдылар. Театрда клоуннар, әкият персонажлары һ.б. балаларның күңелен ачты. Театр залында балаларны тагын бер сюрприз көтте.
Сезон буена «Әкият» татар дәүләт курчак театрында балалар рәсемнәре конкурсы барды. Спектакльләрдән соң балалар үзләренең алган тәэсирләрен буяу белән кәгазьгә төшереп бардылар. Бигрәк тә 7, 8, 140 нчы санлы гимназияләр, 34, 112 санлы мәктәпләр, 322, 261 нче балалар бакчалары балалары бу эштә активлык күрсәтте. Бу учреждениеләрнең укытучылары һәм тәрбиячеләре театрга 20-30ар рәсем китерде. Ә 8 нче гимназия укытучысы Светлана Александровна Ильина, гомумән, курчак театрына багышлап рәсем дәресе үткәргән булып чыкты.
Курчак театры спектакльләре буенча үткәрелгән рәсем конкурсы нәтиҗәләре буенча 8 гимназия укучыларыннан Сабина Низамова, Эвелина Ахунова, 261 нче балалар бакчасыннан Илья Рязанов, Стелла Смоленцева, 140 гимназия укучысы Алиса Фәттахова, 1 санлы сәнгать мәктәбе укучылары Регина Шакирова, Камилла Ибраһимова һәм Гайшә Галиева төрле призлар белән бүләкләнделәр.
Соңыннан залда яшь тамашачыларга Равиль Бохараевның Габдулла Тукай әкиятләре буенча язылган «Волшебные сны Апуша» дип аталган спектакле күрсәтелде, дип хәбәр итте «Әкият» курчак театрының мәгълүмат бүлеге.