Алсу Шәмсутова: “Балалар күңелендә матурлыкка, яктылыкка омтылыш сүнмәсен”

Кичә “Минем әкият дөньям” рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Кичә, Халыкара Балаларны яклау көнендә, “Минем әкият дөньям” (“Мой сказочный мир”) дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясалды һәм аның җиңүчеләре игълан ителде.
Билгеле булганча, балаларда дөньяны әкият аша күзаллауны, халык авыз иҗаты аша аларда үзләре яшәгән тирәлекне танып белүне, киләчәк буынның иҗади мөмкинлекләрен ачуны максат итеп куйган конкурс апрель азагында игълан ителгән иде. Анда барлыгы йөзгә якын эш кабул ителгән. Әйтергә кирәк, бәйгедә Казаннан гына түгел, ә республика районнарыннан да 3 яшьлек сабыйлардан алып 15 яшькәчә балалар һәм үсмерләр рәсемнәр тәкъдим иткән.
“Халыкара Балаларны яклау көнендә оештырылган бу чара — иң матур бәйрәмнәрнең берсе һәм бу менә шушы бәйрәмгә килгән һәр баланың күңелендә якты истәлек булып калыр”, - дип белдерде ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Бәйгенең жюри рәисе буларак, ул конкурска кабул ителгән эшләрнең сыйфатлы, эчтәлекле, мавыктыргыч булуына басым ясап: “Рәсемнәрне берни белән дә чагыштырып булмый, чөнки аларның һәрберсе яхшы һәм призлы урынга лаек иде”, - диде. Үз чиратында, З.Гыймаев балаларга иҗаттан — рәсем сәнгатеннән ераклашмауларын теләп калды һәм җиңүчеләргә бүләкләр һәм махсус дипломнарны тапшырды.
“3 яшьтән алып 7 яшькәчә кадәрге балалар рәсемнәре” номинациясендә I урынга Ләйлә Шәмсутова лаек дип табылса, II урынны Алия Кыямова һәм III урынны Камилә Шакирова алды.
“7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар рәсемнәре” номинациясендә I урынны Анжела Филимонова яулады, ә II урын Адилә Мәүлетова белән Фәннур Хафизовка һәм III урын Настя Карповага бирелде.
“10 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган балалар һәм үсмерләр рәсемнәре” номинациясендә I урынны Аня Михайлова, II урынны Ксения Матина һәм III урынны Гөлия Гыймадиева (Буа) яулады.
Бәйгедә сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар да катнашкан иде. Алар арасыннан жюри башкаланың дүртенче сәнгать мәктәбе укучысы Егор Выборновны һәм беренче сәнгать мәктәбе укучысы Адилә Сәлахиеваны I урынга лаек дип тапты. II урын исә Илья Костинга (1 нче сәнгать мәктәбе) һәм III урын Камилә Әхмәтдиновага (1 нче сәнгать мәктәбе) бирелде.
“Минем әкият дөньям” дигән балалар рәсем бәйгесеннән физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм үсмерләр дә читтә калмады. “Физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балалар рәсемнәре” дигән номинациядә I урын Алик Нургалиевка, II урын Ирек Зыятдиновка бирелде. Жюриның махсус дипломына исә бу номинациядә Диана Шиһапова, Сергей Попов, Данил Нургалиев, Александар Николич, Риналь Тимерҗанов лаек булды.
“Төрле милләт балалары рәсемнәре” дигән номинациядә җиңүчеләргә дә махсус бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Бүләкләү тантанасыннан тыш, бу көнне физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балалар үзләренең яшьтәшләренә үзенчәлекле концерт программасы да тәкъдим итте. Нәни тамашачыларны алар әкият дөньясына — Шүрәле, Су анасы, Былтыр янына “алып барды”, җырлатты, биетте, уйнатты.
Әйтергә кирәк, конкурска йомгак ясау тантанасына килгән бер генә бала да бүләксез китмәде. Аларга иҗат чыганагы булырдай татар халык әкиятләре җыентыгы, табигать турындагы китап һәм тәм-томнар да тапшырылды.
Әлеге бүләкләрне балаларга “Детский мир” кибетләр челтәре, Татарстан китап нәшрияты “Метро” сәүдә үзәге ясаган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күргәзмә бәйге “Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы”, ТР Министрлар Кабинетының Мәдәниятне һәм республика халыклары телләрен үстерү бүлеге, Татарстан халыклары ассамблеясе, ТР Халыклар дуслыгы йорты, ТР Рәссамнар берлеге белән берлектә оештырылды.
Шушы чараны башлап йөрүчеләрнең берсе, аның идея авторы, “Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы” директоры Алсу Шәмсутова белдерүенчә, “Минем әкият дөньям” дигән бәйгене киләсе елда да үткәрү ниятләнә. “Балаларны милли сәнгатебезгә һәм мәдәниятебезгә җәлеп итү кечкенәдән үк булырга тиеш. Гәрчә аларның барысы да сәнгать юлыннан китмәсә дә, күңелләрендә матурлыкка, яктылыкка омтылыш булсын”, - дигән теләктә калды ул. Һәм шушы бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәт белдерде.