Сабан туе Новосибирски каласына да килеп җитте

Сабан туе Новосибирски каласына да килеп җитте

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Себер якларында башланган Сабан туйлары, ниһаять, Новосибирски каласына да килеп җитте. 11 июньдә шәһәрнең Үзәк ял паркында шәһәр Сабан туе узачак.

Новосибирски каласында уздырылучы Сабан туйлары шәһәр һәм өлкә халкын үзенә елдан-ел киңрәк җәлеп итә бара. Узган елда да бәйрәмдә шәһәр халкы гына түгел, ә өлкәнең татарлар күпләп яши торган районнарыннан да иҗат төркемнәре бик актив катнашты. Новосибирски өлкәсенең Татар мәдәният үзәге быелгы шәһәр Сабан туе узган елдагыга караганда да колачлырак үтәр, дигән теләктә кала.