Чапаевски шәһәрендә танылган җырчы Ринат Фәттаховның 50 еллык юбилеена багышланган чара узды

Чапаевски шәһәрендә танылган җырчы Ринат Фәттаховның 50 еллык юбилеена багышланган чара узды

(Самара өлкәсе, 2 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Чапаевски шәһәрендә танылган җырчы Ринат Фәттаховның 50 еллык юбилеена багышланган чара узды. Самарага терәлеп диярлек торган Чапаевски шәһәрендә татар күп яши. Ә кайда татар – анда җыр-моң икәне гомуммәгълүм. Биредә яшәүче Ринат Фәттахов җирле сандугачыбыз сыйфатында дан алган егет. Өч сәгать буе барган бу концертны татары да, русы да бердәм яратуы һәм овациягә әйләнгән алкышлар моны тагын бер кат раслады.

Сәбәбе дә бик гади: Ринат Фәттахов классик әсәрләрне дә, романсларны да, рус халык җырларын да күңел түрләренә җиткерерлек итеп башкара. Гомере буе сәхнәдә: ул инструменталь оркестр белән дә, джаз белән дә, халык уен кораллары оркестры белән дә җырларга өйрәнгән. Аның осталыгын ассызыклау өчен бер генә мисал да җитәдер: шәһәр мэры кебек түрәләр бик сирәк очракта гына 3 сәгать барган тамашаны ахырына кадәр карый. Ә Чапай каласы башлыгы концерт карау белән генә чикләнмәде, ә юбилярга мэрия исеменнән кыйммәтле бүләк тә тапшырды. Аннан соң дистәләгән кеше сәхнәгә чыгып юбилярның күркәм сыйфатлары турында сүз тотты. Самара милли хәрәкәте әгъзасы Шамил Баһаветдинов: “Фасил Әхмәтев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров әсәрләрен Ринатыбыз чын сәнгать дәрәҗәсендә башкара”, - дигән иде, зал моңа аягүрә басып кул чапты.

Р.Фәттаховның кызы Әлфия дә йомшак һәм моңлы тавышы белән әтисенә ярдәм итте. “Алма алмагачтан ерак тәгәрәми”, диючеләр дә булды. Ә юбиляр үзе тамашаны Рөстәм Яхинның “Җырланмаган әле безнең җыр” исемле әсәре белән тәмамлады.

Димәк, Ринат Фәттахов җырлаячак әле.