Әлмәт театрында «Сөюнең соңгы бүләге» спектакле премьерасы булды

Әлмәт театры сәхнәсендә 76 нчы сезонның 5 нче премьерасы узды.

(Әлмәт, 2 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт татар дәүләт драма театрында испан драматургы Алехандро Касон пьесасы буенча куелган «Сөюнең соңгы бүләге» спектакленең премьерасы булды.

Тормышның кадерен белергә кирәк булган бүләк икәнлеген күрсәткән спектакльне театр һәм кино режиссеры, «Алтын битлек» милли театраль премиясе лауреаты Сергей Потапов куйган.

«Бу бөтенләй яңа спектакль. Монда барысы да гармонияле: вак-төяккә кадәр уйланган образлар, костюмнар, музыка, яктылык, хореография, диалоглар, монологлар, махсус атмосфера һәм кәеф, һәм, әлбәттә, бик шәп актер уены. Гомуми концепциядән берни дә төшеп калмаган», — дип язганнар тамашачылар.

Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты ярдәмендә куелган.