ТАССР Җыр һәм бию ансамбле 82 ел элек үзенең тәүге концертын тәкъдим иткән

1938 елның 30 апрелендә 1 Май уңаеннан оештырылган беренче концерт коллективның иҗади туган көне санала. Ансамбльнең тәүге программасы СССР халыкларының җыр-биюләренә багышлана.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Моннан 82 ел элек Татарстан Республикасының мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булган - ТАССР Җыр һәм бию ансамбле үзенең тәүге концертын тәкъдим иткән. Моны хаклы рәвештә татар бию, җыр һәм музыкаль мәдәниятенең зур дөньяга ясаган адымы дип санарга мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТАССР оешуның тәүге еллары шунысы белән игътибарга лаек — нәкъ менә шушы чорда милли мирасны саклау буенча киң колачлы эш башлана. Халык фольклорын җыю буенча актив эшчәнлек алып барыла, 1937 елда Дәүләт филармониясе төзелә, анда татар халык җырларын пластинкаларга яздыралар.

1937 ел ахырында Татар дәүләт филармониясе составында республиканың беренче профессиональ коллективы — ТАССР Җыр һәм бию ансамбле төзелә. Аңа нигез салган Зөләйха Әхмәтова һәм Александр Ключарев коллективның киләчәге зур булачагына ышана. Җыр һәм бию ансамбленә бию һәм җыр иҗатының иң яхшы үрнәкләрен өйрәнү һәм пропагандалауда башлап юл салу, республиканың визит карточкасына әверелү һәм күп кенә илләрдәге тамашачыларның йөрәкләрен яулау бурычы тора.

1938 елның 30 апрелендә 1 Май уңаеннан оештырылган беренче концерт коллективның иҗади туган көне санала. Ансамбльнең тәүге программасы СССР халыкларының җыр-биюләренә багышлана.