Көньяк Сахалинда балалар өчен Сабантуй үткәреләчәк

Сабантуйда Казан кунагы һәм Ерак Көнчыгыш иҗади берләшмәләре чыгышлары көтелә.
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). 4 майда Көньяк Сахалинда Гагарин исемендәге шәһәр паркында балалар өчен мәдәни-спорт дуслык бәйрәме узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Чарада зур күңел ачу мәдәни-спорт программасы тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмдә оештырылган мастер-классларда чәкчәк пешерергә һәм милли курчаклар ясарга өйрәтәчәкләр.Моннан тыш, халык кәсебе, «Кунакчыл татар йорты» татар әдәбияты, «Габдулла Тукайның әкият дөньясы» бәйгесе рәсемнәре күргәзмәләре эшләячәк.Бәйрәмнең иң нәни кунаклары өчен махсус концерт-уен программасы белән балалар мәйданчыгы, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән уеннар үткәрү өчен мәйданчык һәм «ачык микрофон» оештырылачак. Сабантуйда Казан кунагы һәм Ерак Көнчыгыш иҗади берләшмәләре чыгышлары көтелә.