news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Татарстанның халык артистына орден бирү турындагы указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.

Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итте.

Татарстанның халык артистына орден бирү турындагы указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.

«Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 30 мартында имзаланган указы белән, мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Котлыйбыз!», — диелде хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100