Лангепас татарлары талантларны барлады

Фестивалебездә быел яшьләрнең аеруча күп булуы белән аерылып торды, ди оештыручылар.
(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Лангепас татарлары "Дуслык җыры" фестивалендә талантларны барлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.«Фестивалебездә быел яшьләрнең аеруча да күп булуы белән аерылып торды, - ди оештыручылар. Себер төбәгендә халык белән эшләүгә, талантлы яшьләрне барлауга, гореф-гадәт, йолаларны саклау юнәлешендә һәр шәһәрдә зур көч салына. Бүгенге көндә Себер төбәгендә киң колач алмаган хәйрия концертлары, «Дуслык җыры-11» фестивальләрен оештыручыларга, татар — башкорт халкын берләштереп,татар сәнгатен дөньяга танытуда үзләренең зур көчләрен куйган оештыручыларга чиксез зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Әлеге хәйрия концерты башка оешмаларга үрнәк булып тора"