Татарстан гармунчысы Айдар Вәлиев Европада узган Нәүрүз чараларында катнашты

Бәйрәм чаралары ТӨРКСОЙ Төрки мәдәниятләр халыкара оешмасы юбилеена туры китереп үткәрелде

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Люция Камалова). Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Айдар Вәлиев Европада Нәүрүзне билгеләп үтүдә катнашты. Чара Төрки мәдәниятләр халыкара оешмасы ТӨРКСОЙ тарафыннан оешманың 70 еллыгы уңаеннан оештырылган һәм концертлар Париж, Германиянең иң эре шәһәрләренең берсе Кельн һәм Венада узган.

Бәйрәм чаралары Парижда башланып китә. Анда ЮНЕСКО каршындагы Россия, Әзербәйҗан, Казакъстан, Төркмәнстан, Кыргызстан даими вәкаләтләре дә катнашкан.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге директоы Кишоре Рао чыгышында Нәүрүзнең милләтара аңлашу, толерантлык һәм диолог кебек кыйммәтләрен күтәрүен, тынычлык, иминлек, бердәмлек һәм дуслыкка өндәвен, аны йөзләрчә миллион кеше бәйрәм итүен искәртте.

ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дюсен Касеинов исә Нәүрүзнең Евразия халыклары тормышында һәм мәдәниятендә зур кыйммәткә ия булуын ассызыклады.

Төрле илләрдән килгән сәнгать осталарының чыгышын тамашачылар да җылы кабул иткән. Бәйрәм чарасында ТӨРКСОЙ илләреннән булган һәм Молдова, Монголиядән 140лап артист катнашкан, дип хәбәр итә ТӨРКСОЙ матбугат хезмәте. Проект кысаларында, ЮНЕСКО бинасы фойесында “Нәүрүз бизәкләре” фотокүргәзмәсе дә тәкъдим ителгән.

Кельн шәһәрендә Нәүрүзне оештыруда Төркиянең Юныс Эмре исемендәге өйрәнү үзәге ярдәм иткән. Андагы 14 илдән 80 артист немец тамашачысына концерт куйган. Чара ахырында милли киемнәрдән булган кызлар тамашачыларга янган шәмнәр, буялган йомыркалар һәм кипкән җиләк-җимеш белән бизәлгән Нәүрүз подносын алып чыккан.

Европада Нәүрүзне бәйрәм итү Венаның Хофбург сараенда тәмамланган. Залда меңнән артык тамашачы җыелган, аларны Юнума институты президенты Эмре Хәят сәламләгән. “Нәүрүз бөтен дөньяда уяну, табигатьнең көче арту, яңа тормыш башлану бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Кеше өчен ул ачлыктан котылу, салкыннан һәм хәерчелектән, курку һәм ялгызлыктан чыгу буларак символлашкан”, - дигән ул.

ТӨРКСОЙ артистлары тамашачыларга 20 үзенчәлекле номер тәкъдим иткән. Чыгыш ясаучылар арасында Әзербайҗаннан “Дженги” бию төркеме һәм җырчылар Али Гулуев белән Хаял Аббасов, Татарстаннан гармунчы Айдар Вәлиев, Башкортстаннан “Аргамак” этно-рок төркеме, “Асылым төркеме һәм “Turkvision-2014” конкурсында җиңү яулаган Казакъстан җырчысы Жанар Дугалова һ.б. булган.

“Концерт алдыннан булган дулкынлануыбыз акланды, ул зур уңыш белән узды. Без бай тарихлы, искиткеч җырлары һәм дәртле биюләре булган сәләтле халыкны тәкъдим итүче сәләтле кешеләрне җәлеп итәбез”, - дип үз кичерешләре белән бүлешкән Дюсен Касеинов.