“Сәйяр” шәһәр фестивале финалы була

Анда мәктәп театр коллективлары иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә

 (Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). 6 апрель көнне сәгать 10 да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә мәктәп театр коллективлары арасында “Сәйяр” шәһәр фестивале финалы була. Фестиваль Россиядә Әдәбият елы уңаеннан уздырыла.

“Сәйяр” фестивале Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, ТР Театр әһелләре, “Татмедиа” АҖ, ТР Халыклар дуслыгы йорты, “Гармония” гаилә үзәге, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары редакцияләре тарафыннан оештырыла, диелә әлеге редакцияләр исеменнән алынган хәбәрдә.