«Яңа татар пьесасы» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды

«Яңа татар пьесасы» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы» премиясенә бәйге игълан иткән иде. Ул бүгенге көн татар драматургиясен популярлаштыру һәм аңа яңа авторлар җәлеп итү, шулай ук яңа әсәрләр эзләү һәм татар театрлары өчен пьесалар банкын тулыландыру максатыннан оештырылган иде. Инде әлеге конкурста катнашырга теләк белдереп йөзгә якын яшь каләм тирбәтүчедән пьесалар кабул ителгән.

Конкурс яшь авторлар өчен “Иң яхшы татар пьесасы” һәм Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» роман-дилогиясенә иң яхшы инсценировка” дигән ике номинациядә үткәрелә.

Беренче номинация буенча үткәрелгән ачык конкурста яше 35 тән узмаган авторлар матбугатта басылмаган һәм сәхнәдә куелмаган бер яки берничә пьеса тәкъдим итәргә тиеш иде. Пьеса оригиналь әсәр яки татар классик әдәби әсәренең инсценировкасы булырга да мөмкин. "Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” роман-дилогиясенә иң яхшы инсценировка” дигән икенче номинациядә псевдоним белән имзаланган әсәрләр тапшыру шарт иде. Әлеге номинациядә катнашучыларның яше чикләнми. Конкурс ябык режимда үткәрелә.

«Яңа татар пьесасы» бәйгесенә җибәрелгән пьесаларны ундүрт кешедән торган жюри карый. Жюри рәисе – академик Миркасыйм Госманов, ә жюри әгъзалары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров, сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр белгече Рәүф Игъламов, язучы Флүс Латыйфи, «Татарстан – яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең директор урынбасары Миләүшә Айтуганова, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, сәнгать фәннәре белгече Айгөл Габәши, драматург Юныс Сафиуллин, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев, ТРның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов, режиссер Рамил Фазлыев һәм сәнгать белгече Илфир Якупов.

Әлеге пьесаларга нәтиҗәләр жюри тарафыннан тикшерелгәннән соң, 27 март көнне ясалачак.