ТР Язучылар берлегендә «Татар-башкорт әдәбияты: ике арадагы элемтәләр һәм багланышлар» дигән темага сөйләшү үтәчәк

ТР Язучылар берлегендә «Татар-башкорт әдәбияты: ике арадагы элемтәләр һәм багланышлар» дигән темага сөйләшү үтәчәк

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 4 мартта ТР Язучылар берлегендә Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультеты студентлары, язучылар белән берлектә, «Татар-башкорт әдәбияты: ике арадагы элемтәләр һәм багланышлар» дигән темага сөйләшү үткәрә. Ул 24-25 февраль көннәрендә Уфада үткән яшь язучылар конференциясендә туган фикерләр нәтиҗәсе буларак уздырыла.

Февраль аенда Уфада Татарстан белән Башкортстанның яшь язучыларының төбәкара иҗат семинары булып үткән иде. Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән каләм осталары һәм Татарстаннан килгән кунаклар Уфаның Актерлар йортында үткән пленар утырышта яшь һәм башлап язучы каләм әһелләренең иҗатына колачлы күзәтү ясады. Семинар эшендә Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алучы ике студент – Лилия Гыйбадуллина белән Ленар Шәехов та катнашты. Алар икесе дә – факультетта эшләп килүче «Әллүки» әдәби берләшмәсе әгъзалары.

Л.Шәехов һәм Л.Гыйбадуллина белдерүенчә, аларның Уфага иҗади сәфәре уңышлы узган. Анда алар күп кенә яшь татар һәм башкорт иҗатчылары белән танышканнар. Яшьләр киләчәктә дә әлеге дуслары белән очрашырга, һәм гомумән, ике тугандаш республиканың язучылары арасында элекке елларның матур традицияләрен дәвам итәргә тели. Әлбәттә, аларның бу теләгенә Башкортстан язучылары да каршы килмәс.