Салават, ниһаять, Ульяновски өлкәсе авылларына да барып җитте

Салават, ниһаять, Ульяновски өлкәсе авылларына да барып җитте

(Ульяновски, 2 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районында Салават концертлары үтте. Иске Атлаш авылында узган тамашада күрше Карамалы, Иске һәм Яңа Мостяк һәм Мосеевка авыллары халкы да популяр җырчыбызны тыңлап хозурланды.

Мондый концертлар элекке заманнар өчен гадәти күренеш иде, югыйсә. Ул вакытларда Илһам абый һәм Әлфия апалар булмаган татар авылы да калмагандыр Ульяновски өлкәсендә. Аларның максаты да башка иде шул: халыкка хезмәт итү, аны милли моңга күмү генә түгел, ә милли моңыбызның тамырларын да ныгыту иде. Шуңа күрә бүгенге көндә Салават дәрәҗәсендәге талантларыбызның да авылларга барып чыгуы, чынлап та, зур вакыйга булып кабул ителә.

Ләкин Иске Атлашта узган бу тамашаны Сарытау Электротехника заводының генераль директоры Эдуард Ганиев үз акчасына оештырган булып чыкты. Эдуард туган авылы Иске Атлашка даими ярдәм итеп тора. Әйтик, мәктәп директорының да бинаны яңа уку елына әзерләү, ягулык белән тәэмин итү, уку әсбаплары туплау мәсьәләләре буенча башы авыртмый. Аларны чишүгә шушы мәктәптә канатланып киткән Эдуард Ганиев ярдәм итә. Ул үз тамырларын онытмый, туган авылының күркәмлеген, үз халкының мәдәни ихтыяҗларын даими кайгыртып тора.