Наил Әюповның CD тәлинкәсен тәкъдир итү була

Наил Әюповның CD тәлинкәсен тәкъдир итү була

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 7 март көнне Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Әюпов җырларыннан төзелгән CD тәлинкәсен тәкъдир итү кичәсе булачак. Бу – театрның 100 еллыгы уңаеннан театр артистлары чыгарачак тәлинкәләрнең беренчесе.

Билгеле булганча, 1906 елның 22 декабрендә Казанда «Бичара бала» һәм «Мәхәббәт бәласе» дип исемләнгән җәмәгать спектакльләре күрсәтелә. Шул вакыттан бирле 22 декабрь татар театрының туган көне булып исәпләнә. Димәк, 2006 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына 100 ел тула. Әлеге уңайдан камаллылар үз җәүһәрләрен барлау максатында, артистларның җырларыннан һәм башкарган әсәрләреннән алынган өзекләр кертелгән альбомнар чыгара.

Наил Галиулла улы Әюпов 1936 елның 1 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Тырыш авылында туган. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлаган егет, җырлы рольләрне башкаручы актер буларак, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына. Үзенең кырык еллык иҗаты дәверендә артист төрле характердагы рольләрне тамашачы күңеленә оста җиткерә алды. Алар арасында К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендә – Булат, «Сүнгән йолдызлар»ында – Исмәгыйль, «Назлы кияв»ендә – Рамазан, Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ында – Миркәй, А.Гыйләҗевнең «Шамил Усманов» спектаклендә – Мәхмүт, Н.Фәттаховның «Кол Гали»ендә – Кол Гали, Т.Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендә – Амур, »Без китәбез, сез каласыз»да – Хәйрулла, «Илгизәр+Вера»да – Ислам, «Хушыгыз»да – Нурислам һ.б. күп кенә образлар бар.