Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга Казакъстанның Уральски каласында да музей ачылачак

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга Казакъстанның Уральски каласында да музей ачылачак

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казакъстанның Уральски каласыннан алынган хәбәрләргә караганда, тиздән шәһәрдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музеен ачу планлаштырыла.

Габдулла Тукай Җаек каласында 1895—1907 елларда яши. Биредә ул «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә белем ала. Ә музей шәһәрдәге, кайчандыр беренче татар басмаларының редакциясе һәм типографиясе урнашкан һәм Г.Тукай үзе эшләгән Төхфәтуллиннар йортында ачылачак. Уральски чоры яшь шагыйрьнең иҗаты белән дә тыгыз бәйле.

Бөек Тукай эзе калган шәһәрдә музей ачу идеясе Уральскиның Габдулла Тукай үзәге рәисе, Үтәмисов исемендәге Көнбатыш Казакъстан дәүләт университеты профессоры һәм милләтпәрвар шәхес Разак әфәнде Әбүзәровка туры килә. Бүгенге көндә инде шәһәрдә бөек татар шагыйренә һәйкәл куелган һәм бер урамга аның исеме дә бирелгән.