news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел комиссиясе үткәргән ябык бәйге җиңүчеләренең исемнәре билгеле

Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе җиңүче авторларның исемнәре язылган конвертларны ачты.

Тел комиссиясе үткәргән ябык бәйге җиңүчеләренең исемнәре билгеле
Рузилз Мөхәммәтова фотосы

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ». Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе җиңүче авторларның исемнәре язылган конвертларны ачты. Конвертлар Татарстан язучылар берлегендә телевидение һәм «Татар-информ» журналисты катнашында ачылды.

«Шигырь» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Нәүрүзбәк) «…көн коела уйчан тәрәзләргә»;

II урын — Лилия Гыйбадуллина (Шоңкар) «Кош юлы»;

III урын — Фәрсия Зиннурова (Кашкарый) «Туган телем»,

«Поэма» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Әхмәр) «Гали Рәхим»;

II урын — Рафис Корбан (Бүре), «Казан»;

III урын — Марат Кәбиров (КАФ) «Автомат һәм шигырь дәфтәре».

 «Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

1 урын. Әнвәр Шәрипов (Шомырт), «Мин бит татар баласы».

2 урын. Лилия Фәттахова (Л.Әхмәт) «Суалчан». Чаллы

3 урын. Г.Гафарова (Назгөл), «Чыршылы аш», Башкортстан.

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

1 урын. Хәбир Ибраһим (Музей) «Айфон- патефон».

2 урын. Йолдыз Шәрапова (∞) «Медальле эт».

3 урын. Гөлүсә Батталова (Сабый акылы), «Җиләктә».

«Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясе

1 урын. Лилия Фәттахова (Л. Әхмәт), Чаллы «Телефон иясе».

2 урын. Булат Ибраһимов, Китап сатучы, «Азалия язмалары».

3 урын. «Күзәй эзләп үткән җәй». Гомәрия.

«Үсмерләр әдәбияты. Хикәя»

1 урын. Гүзәл Шакирова (Су малае) «Африкада өрәңге үсәме»;

2 урын. Гузэл Шакирова (Бала күңеле) «Җиләк тәме»;

3 урын. Ләйсэн Абдрахманова (Nisan), I had a friend… (Минем дустым бар иде).

«Үсмерләр әдәбияты. Повесть»

1 урын. Лилия Гыйбадуллина (Хамис Сафиуллин) «Бишенче гомер».

2 урын. Алмаз Гыймадиев (Тимербулат) «Киләчәктән килгән малай».

3 урын. Илдус Диндаров (Ризаетдин) «Ак төннәрнең кара көннәре».

Әдәби конкурс комиссиясе рәисе Ркаил Зәйдулла җиңүчеләр арасында билгеле язучылар белән бергә бөтенләй таныш булмаган исемнәр дә барлыгын билгеләп үтә. Шулай ук катнашучыланың географиясе киңлеге дә күзгә ташлана. Әдәбият белгече Дания Заһидуллина әдәбиятка яшьләр килеп, мәйдан тота башлавына сөенечен белдерде.

Исемлектән күренгәнчә, бер үк автор берничә номинациядә күренә. Әйтик, Чаллы язучылары Гүзәл Шакирова Үсмерләр әдәбиятында 1 нче 2 нче урыннарны алды, Лилия Гыйбадуллина «Шигырь» һәм «Поэма» һәм «Үсмерләр әдәбияты» номинацияләрендә призлы урыннарда. Әлеге мәсьәлә тавышка куелып, исемлекне үзгәртмәскә карар ителде. Конкурс алга таба үткәрелгән очракта нигезләмәгә үзгәреш кертелү мөмкинлеге дә каралачагы искәртелде.

Хикәя һәм повесть номинацияләрендә жюри әгъзалары кыска исемлеккә кергән барлык әсәрләрне укып чыгарга алыну сәбәпле, бүген нәтиҗәләр чыгып җитешә алмады. Жанры күрсәтелмәгән, ләкин күләме буенча роман жанрына туры килгән берничә әсәрне «Роман» жанрына күчерергә дә карар ителде. «Роман» жанрына килгән әсәрләр жюри әгъзаларына таратылды.

Җиңүчеләргә каралган премия суммалары:

«Роман» номинациясендә:

I урын — 500 000 сум

II урын — 400 000 сум

III урын — 300 000 сум

«Повесть» номинациясендә:

I урын — 300 000 сум

II урын — 200 000 сум

III урын — 150 000 сум

«Поэма» номинациясендә:

I урын — 200 000 сум

II урын — 150 000 сум

III урын — 100 000 сум

«Хикәя» номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 300 000 сум

II урын — 200 000 сум

III урын — 150 000 сум

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

  • Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурс игълан ителгән иде. Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша.
  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар – роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100